Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

#МЫВМЕСТЕ Халыкара Премиясенең иң яхшы проектлары өчен тавыш бирү башланды

Татарстан Республикасын финалда 4 проект тәкъдим итә.

#МЫВМЕСТЕ Халыкара Премиясенең иң яхшы проектлары өчен тавыш бирү башланды. Бу — премиянең финал этабы, ул җиңүчеләрне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Финалистларны халык тарафыннан бирелгән тавышлар буенча һәм жюри сайлавы буенча билгелиләр. 

Халыкара премия финалына Россиянең барлык төбәкләреннән 288 финалист чыкты. Нәтиҗәдә Бизнес-тректа — 80 проект, Медиа трекында — 76 проект, Волонтерлар һәм НКО трекында 132 инициатива тәкъдим ителгән.

Финалда Татарстан Республикасын 4 проект тәкъдим итә.

5 ноябрьгә кадәр https://dobro.ru/vote порталында проектлар белән танышырга һәм ошаган инициативалар өчен тавыш бирергә була.

Премиянең грант фонды 100 млн. сум тәшкил итә. 

Җиңүчеләрне 2-5 декабрьдә Мәскәүнең «Манеж» күргәзмәләр залында узачак Халыкара гражданнар форумында игълан итәчәкләр.

Форум ЮНЕСКО эгидасы астында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев