Начар күрүче алабугалылар сайлауларда катнаша
Алар өчен Алабуга политехника көллияте бинасында урнашкан махсус тавыш бирү участогы эшли.
Бүген бу участокта тавыш бирүчеләрнең берсе — Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга бүлекчәсе рәисе Мөнип Гасыймов.

— Урамда музыка яңгырый, безнең өчен ул юнәлеш чыганагы. Без үз тавышыбызны бирдек һәм киләсе 5 ел дәвамында безне онытмаслар, ярдәм итәрләр дип өметләнәбез, — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев