Нәсел җебең барын онытма
Нәсел. Нәселдәнлек. Тармакланып беткән нәсел җебе.Үзе зур бер йомгакны хәтерләтә. Сүтә башласаң, буталып та бетәрлек. Ләкин, үз нәселеңне белү – иң күркәм сыйфатларның берсе булып санала. «Җиде буын нәселеңне бел» дип юкка гына әйтмиләр.
Болар берсе дә гади генә әйтелгән сүзләр дә түгел. Кызганычка, бүгенге көндә без боларның барсыннан да ераграк торырга тырышабыз кебек.
Ашыгабыз, кабаланабыз, вакыт юк дигән сылтау табабыз без. Вакытны исә ни белән шөгыльләнеп үткәргәнебезне сизми дә калабыз. Ә гомер аккан су кебек ага да ага. Яз көне үткәрелгән «Гаилә бәйгесе»ннән соң да күпме вакыт үтте. Ә мин: «Бу турыда язармын әле», — дип уйлаган идем.
Үземнең дә нәсел җебенең очын табарга омтылып талпынган вакытларым еш булды. «Тәбәрле» нәселеннән икәнемне яхшы беләм. Тырыш, көчле, «баш бирмәс», ныклы, кызу холыклы нәсел икәнен дә белеп үстем. Әле моның белән горурланган чакларым да аз булмады.
Быел Гаилә елы уңаеннан дөнья күргән язмаларны укыгач, бер нәрсәгә игътибар иттем: һәр нәселнең үз сыйфатлары бар. Нәселне бизәп, тоташтырып торучы сыйфатлар.
Алдан ук әйтеп куям: язасы сүзем нәселемнең алтынчы буыны турында. Тәбәрле нәселенең бер тармагы аларга барып тоташа.
Гаилә елы булганга, быел бу турыда шактый язмалар дөнья күрде. Кызыксынып укыйсың да, уйланып куясың: һәр нәселнең, ничәнче буыны булуга карамастан, кабатланмый торган үз холкы, үз йөзе бар. Нәселдән-нәселгә күчә дә күчә шулар. Шулай җиде буынга кадәр дәвам итәме? Әллә аннан соң да сакланып каламы? Бик кызыклы сыйфатлардыр бу...
Нәселебез, әтием Тимерхан ягыннан, Илмәт авылына, Тәбәрле нәселенә барып тоташа. Ә Илмәттә бүген Тәбәрле нәселенең дәвамчысы Рафис абый Гатауллин гаиләсе яши. Быел Рафис абыйның кызы Ләйсирә һәм аның гаиләсе (Сираевлар), 8 нче мәктәпнең данын яклап, «Гаилә бәйгесе»ндә катнашты. «Адымнар» мәктәбендә узган шәһәр бәйгесенең җиңүчесе булды.
Ләйсирә — Илмәт кызы. Рафис абый һәм Асия апаның икенче кызы ул. Уттай янып торган, сөйкемле, ачык, җырга-моңга гашыйк тынгы белмәс зат. Нәрсәгә тотынса да, булдыра, теше тырнагы белән эшләгәнче тырыша. Гаиләсендә ике улы үсеп килә.Тормыш иптәше Илназ белән аларны да эшкә өйрәтеп, эшләтеп, эшчән итеп тәрбиялиләр. Авыл кешесенең йөзе — эшләп үсүдә ич. Тамыр ныклыгы да эштә, эшли белүдә. «Кемнең нәселе?» дигәндә, Тәбәрле нәселе!
Ләйсирә үзе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Эшендә дә эш сөючәнлеге өчен яраталар. Ярдәмчеллеге дә үзенә тартып тора. Кешегә күп кирәк түгел: җылы караш, кирәк вакытта ягымлы сүз һәм кеше хәленә керә белү. Ләйсирәдә болар барсы да бар.
Ләйсирә Рафис кызы бәйгегә үзенең әти-әнисен, каенатасын да алып килгән иде. Каенатасы Рафилнең гармунда уйнавы, әнисе Асия апаның җырлавы да әллә кайларда калган авыл тормышының сагындыра торган бер мизгеле булды. Эчкерсез ягымлы караш, йөрәкләрне әллә нишләтә торган кичерешләрне сүз белән генә әйтеп тә бетереп булмый. Моң. Яшәү моңы. Бик хәтерләргә үтеп кереп кала торган гармунга кушылып башкарылган җырның яңгыравы. Күпме вакыт үтсә дә, кайтаваз булып күз алдында шулар тора.
Ләйсирәгә сүз байлыгын да биргән Аллаһыбыз, үзе дә матур итеп сөйли, тапкыр, җырларга ярата. Әнисенең моңы күчкәдер аңа да. Асия апа Илмәткә Зәй якларыннан килен булып төште. Каенанасы Мөнәвәрә апа белән бергә тату һәм дус тормыш кичерде. Каенаналар белән гомер иткән киленнең никадәр изге дога алып калганын беләбез. Бу да бик күркәм гамәлләрнең берсе.
Барыгызга да — Ләйсирәгә, Сираевлар гаиләсенә, әти-әниләренә, каенатасына 8 нче мәктәп исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Аларның чыгышы, матур бер истәлек булып, йөрәк түрендә саклана.
Ләйсирәнең әтисе Рафис абый Гатауллин турында да язып китмичә булдыра алмыйм. Авылда туып-үскән, авыл тормышы белән яшәгән көчле шәхес ул. Рафис абыйның әтисе Галимҗан абый да гомер буе Илмәт авылында яшәде. Хатыны Мөнәвәрә апа белән ике кыз, ул үстерде. Кызлары туган якларыннан читтә яшәсәләр дә, төп йортны онытмыйлар. Туганнар булып, аралашып, дус-тату яшиләр.
Галимҗан абыйның улы Рафис та туган авылылында төпләнеп калды. Шулай ук ике кызы һәм улы бар. Кызы Ләйсирә һәм кияве Илназ Сираевларның исә, гаиләсендә, ике ул үсеп килә. Ире Илназ — күрше Иске Юраш авылыннан. Ике янәшә урнашкан авыл, ике күрше шикелле. Авылларына еш кайтып, ике якны да үз итеп, эшләрендә булышып, тату гомер кичерәләр Сираевлар. Ләйсирә һәм Илназның олы улы Ильяс та матур итеп җырлый. Мәктәбебезнең барлык чараларында үзенең күңелләрне кузгата торган тавышы белән бар тыңлаучыны үзенә карата.
Сигезенче сыйныфка күчкән Ильясның сыйныф җитәкчесе — Борһанов Ильяс Мансур улы. Ул укучыларын тәртипле, эш сөючән һәм тырыш булып үсүләре өчен күп көч куя. Укучылары да аны бик хөрмәт итә.
Ильясны туган тел һәм әдәбияттан Людмила Габделбәр кызы Тимофеева укыта. Ул укучыларында ата-аналарга карата хөрмәт, гореф-гадәтләрне үтәп яшәүне өлге итеп куя. Үзе укыткан укучыларда тирән белем алуны гына түгел, ә кешелеклек сыйфатларын булдыруны да бүгенге көннең иң әһәмиятле сыйфаты булуын төшендерә.
Кайчандыр Инзилә Өлфәт кызы укыткан, татар балаларыннан торган бу сыйныфта Илмәт, Юраш якларыннан чыккан гаиләләрнең балалары да укый. Эчкерсез, эшчән балалар. Илмәт халкының нинди икәнен аларга карап та әйтеп була. Тел белү дәрәҗәсендә генә бүгенге көннең шаукымы кагылмый калмаган.
Ә Сираевлар гаиләсенә килгәндә, балалар үз телендә матур итеп сөйләшә. Әти-әнинең зур казанышы ич бу. Үзләреннән соң калучы буында тел яши, димәк, нәсел дә яши.
Нәсел җебемне сүткәндә шундый күркәм гаиләләрнең яшәп килүе бик куанычлы күренеш икәненә кабат инандым. Әле язып утырганда да, Илмәт яклары, аны уратып алган таулар, челтерәп аккан Байлар чишмәсе күз алдымнан китмәде. Тау башына салынган Рафис абыйлар йорты тирәсендә дә, Юраш авылына таба сузылган урамы буйлап та хәтеремнән уйланып, урап йөрдем.
— Гаиләсендә ни күрсә — очканында шул булыр, — ди халык мәкале. Очасыларда нәселеңнең төп сыйфатларын калдыру — куанычлы күренеш. Гаиләләрегез имин, бәхетле булсын.
Хашия ТӨХБӘТУЛЛИНА
1. Ләйсирә һәм аның гаиләсе (Сираевлар), 8 нче мәктәпнең данын яклап, "Гаилә бәйгесе"ндә катнашты. / ФОТО: Шәхси архив.
2. Ләйсирә һәм Илназ Сираевлар гаиләсе сәхнәдә чыгыш ясый. / ФОТО: Шәхси архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев