Нәзифә Сафина Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Аның намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, шулай ук Алабуга муниципаль районы мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлеше югары бәяләнде.
Алабуга муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Нәзифә Сафина Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аның намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, шулай ук Алабуга муниципаль районы мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлеше югары бәяләнде.
Бүләкләү тантанасы 8 апрельдә Менделеевск шәһәрендә «Мәдәни десант» вакытында узды. «Мәдәни десант» проекты кысаларында оештырылган методик семинар Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Мамадыш, Тукай районнары һәм Яр Чаллы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен үткәрелде.
Нәзифә ханымның эшчәнлеге — китапханә эшен үстерү, укучылар белән актив эш алып бару һәм мәдәни мирасны саклау юнәлешендәге күпьеллык нәтиҗәләрнең ачык үрнәге. Нәзифә ханымны лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев