Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Ноябрь аенда алабугалыларны кыскартылган эш атнасы көтә

2025 елның ноябрендә эш графигы дәүләт бәйрәмнәре аркасында үзгәртеләчәк.

Россиядә яшәүчеләр өчен өстәмә ял көннәре:

  • 3-4 ноябрь (дүшәмбе-сишәмбе) — Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан ял көннәре
  • 5-7 ноябрь (чәршәмбе-җомга) — эш көннәре
  • 8-9 ноябрь (шимбә-якшәмбе) — стандарт яллар

Татарстан өчен искәрмәләр:

6 ноябрь (пәнҗешәмбе) Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан өстәмә ял көне дип игълан ителде. Шул рәвешле, республика халкы 5 һәм 7 ноябрьдә генә эшләячәк, димәк, ике көнлек эш атнасы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев