Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ноябрьнең беренче декадасында һава температурасы нормадан 4 градуска артып китәчәк

Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.

Ноябрьнең беренче декадасында Татарстанда уртача һава температурасы нормадан 4 градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Бүген аязучан болытлы һава торышы булачак. Һава температурасы +5..+7 градус тәшкил итәчәк. Төнлә һәм иртән бераз яңгыр явачак, көндез яңгыр көтелми.

Ял көннәрендә, 4 һәм 5 ноябрьдә, Татарстанда явым-төшем ихтималы аз. Төнлә синоптиклар 0..-5 градуска кадәр вәгъдә итәләр, көндез һава +2..+8 градуска кадәр җылыначак.

Дүшәмбе, 6 ноябрь төнендә 0..+3 градуска кадәр булачак, көндез термометр баганалары +5..+10 градуска кадәр күтәреләчәк. Сишәмбе, 7 ноябрьдә +1 дән +10 градуска кадәр җылы һава торышы сакланачак. Яңгырлар булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев