Ноябрь бәйрәмнәрендә алаубгалыларга пенсия китерү тәртибе
Татарстандагы Россия Пенсия фонды бүлеге пенсионерларга ноябрьнең бәйрәм көннәрендә пенсия китерү тәртибе турында хәбәр итте.
4 ноябрьдә Халык бердәмлеге көнен һәм 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтү белән бәйле рәвештә, республиканың элемтә оешмалары ял һәм бәйрәм көннәрендә эш графигын үзгәртте. Бу көннәрдә пенсияне өйгә китерү гадәттәге графиктан иртәрәк, 3 ноябрьдә һәм 5 ноябрьдә башкарылачак. 4 һәм 6 ноябрь көннәре Татарстанда эш көне түгел, бәйрәм көннәре булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев