Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр җәйнең беренче ике аенда 700 мең алачак

Контрактчыларга ярдәм турында һәм Татарстаннан ничек китәргә мөмкин булуы турында 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча белергә була.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүне 505 мең сумга кадәр арттырырга карар кылды. Ул РФ Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, Татарстан шәһәрләреннән, муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән ярдәм чараларын исәпкә алып, миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Әлеге чаралар Татарстан территориясендә, яшәү урыннарына карамастан, контракт төзергә карар иткән барлык гражданнарга, шулай ук закон нигезендә ИНН һәм РФ гражданлыгын алуда ярдәм күрсәтәчәк чит ил кешеләренә кагылачак.

Шулай итеп, республика хакимияте битараф булмаган кешеләрнең, муниципалитетларның, иҗтимагый оешмаларның, Татарстанның бизнес-структураларының уртак инициативасын хуплады.

Финанс ярдәменнән тыш, яңа патриот-контрактчыларга оештыру ярдәме (Казанда узган елдан бирле «Батыр» контракт хезмәтенә рәсмиләштерү үзәге эшли), барлык республика һәм федераль ташламалар, аларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, реабилитацияләү чаралары гарантияләнә.

Республика контрактчыларга, аларның сорауларына карап, даими ярдәм күрсәтә: төрле җиһазлар, беренчел кирәк-яраклар һәм башка күп нәрсәләр җибәрелә.

Махсус хәрби операция зонасында контрактчыларга ай саен РФ Оборона министрлыгыннан 210 мең сумнан түләнә.

Контрактчыларга ярдәм турында һәм Татарстаннан ничек китәргә мөмкин булуы турында 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев