Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Өчпочмак Россиянең иң тәмле ризыклары исемлегенә кергән

2021 елда Казан рәсми рәвештә Россиянең гастрономия башкаласы буларак танылды.

«Туту. ру» сәяхәт сервисы экспертлары фикеренчә, өчпочмак иң-иң тәмле ун ризык исемлегенә кергән — алар хакына Россия буйлап сәяхәткә чыгарга да мөмкин, дип яза «Татар-информ».

Сервис белгечләре өчпочмакларны «Иске Татар бистәсенең традицион кафеларында да, заманча кухнялы модалы рестораннарда да» бирүләренә игътибар иткән.

Элегрәк «Туту. ру» Татарстанны гастрономия туризмы өчен Россиянең иң яхшы төбәкләре исемлегенә керткән иде. Шунысын да әйтергә кирәк, крайны өйрәнүче һәм гид Марк Шишкин күптән түгел генә өчпочмакның туристлык бренды буларак потенциалы беткән диярлек, дип белдергән иде.

2021 елда Казан рәсми рәвештә Россиянең гастрономия башкаласы буларак танылды. Күптән түгел Татарстан башкаласында гастрономия фестивалендә рекордлы зурлыктагы гөбәдия пешерделәр.

Россия Президенты Владимир Путин төбәкләрдә эчке туризмны үстерүнең аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. «Туристлык өлкәсен озак вакытлы, ышанычлы, нәтиҗәле үстерү өчен Россиянең барысы да бар. Бу зур тарихи, мәдәни, табигый, рекреацион потенциал», — дип ышана дәүләт башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев