Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Өлкәннәр өчен бәйрәм

Шәһәрнең Мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышланган концерт узды.

Өлкән яшьтәге алабугалылар өчен шәһәрнең Мәдәният сарае фойесында декоратив-гамәли сәнгать осталарының картиналары һәм эшләнмәләре күргәзмәсе ачылды. Мәрмәр залда үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре теләгән кешеләрнең кан басымын һәм шикәр дәрәҗәсен үлчәделәр, гриппка каршы прививкалар ясадылар. Биредә үк пенсионерлар Социаль Фонд һәм Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләреннән консультация ала, мастер-классларда катнаша, төрле товарлар сатып ала, шулай ук район газеталарына языла алдылар.

Кызыксынучан пенсионерлар "Өченче яшь университеты"на язылды. Курслар турында тулырак Россиянең ТР буенча социаль фондының клиент хезмәте җитәкчесе Елена Глинская сөйләде.

— Ел саен өлкәннәр ункөнлегендә без КФУның Алабуга институтында үткәрелә торган "Өченче буын университеты«ның бушлай курсларына укучылар җыябыз. Быел компьютер грамотасы, декоратив-гамәли сәнгать, сәламәт яшәү рәвеше нигезләре, шулай ук яңа юнәлеш — Кытай һәм кытай теле белән танышу курслары эшли башлаячак. Укулар октябрьдә башлана. Бу курсларга Стахеевлар урамындагы 10нчы йортта (кабул итү бүлмәсендә) яисә 7-91-84 телефоны буенча язылырга мөмкин, — дип аңлатты Елена Евгеньевна.

Зур залда бәйрәм концерты узды. Тамашачыларны Өлкәннәр көне белән район башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Ул Алабуганың нефть өлкәсенә, машина төзелешенә, сәнәгатенә, мәдәниятенә өлеш керткән кешеләр белән еш очрашуы турында әйтеп китте.

— «Түбән Кама» милли паркы, музей-ядкарьлек, яңа йортлар һәм матур урамнар, мәктәпләр — барысына да сезнең кулларыгыз тигән, сез шәһәргә яңа тормыш бирергә омтылгансыз. Бүген без сезнең эш җимешләреннән файдаланабыз, — дип билгеләп үтте Рөстәм Мидхәт улы.

Вера Иванова, Валентина Корнилова, Наталья Пермякова, Сания Шәмсетдинова волонтерлык эшендә һәм РФ кушылган территорияләрдә яшәүче хәрбиләргә ярдәм күрсәтүдә актив катнашканнары өчен район башлыгы кулыннан рәхмәт хатлары алды.

Район ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов XVII Спас ярминкәсендә ветеран-мастерларның катнашуын оештыруда зур өлеш керткәннәре өчен Любовь Котловага, Дамир Мәрдановка, Николай Беловка Татарстан Республикасы ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы бүләкләрен тапшырды. Шулай ук Алабуганың «Көмеш волонтерлары» Римма Садыйкова, Резеда Кашапова, Венера Мостаева, Мөнирә Грибенникова бүләкләнде.

«Татнефть» компаниясенең Алабуга районы буенча социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары Марс Зәкиев нефтьчеләрдән барлык өлкән алабугалыларга бүләк итеп, быел шәһәрдә Актив озын гомер үзәге ачылачагы турында хәбәр итте. Сәхнәдә Марс Магшукович нефть сәнәгате ветераннары Федор Долининга һәм Надежда Мельниковага «Татарстан нефтен эшкәртә башлауга 80 ел тулу уңаеннан» юбилей медальләрен тапшырды.


Концерт номерларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Татьяна Смирнова тәэсирләре белән уртаклашты:

— Мин бүген бакчада эшемне калдырып тордым. Бәйрәм булгач, дуслар белән очрашырга һәм Алабуганың ничек яшәвен күрергә кирәк дип уйладым. Концерт, гомумән, искиткеч. Ансамбльләрнең, актив яшьләрнең чыгышы ошады. Искиткеч номерлар, матур костюмнар. Кәефне күтәрделәр. Фитотерапевт буларак әйтә алам, мондый яхшы эмоцияләр гомерне озынайта.

Бәйрәм 2нче балалар музыка мәктәбенең тынлы оркестры музыкасы астында традицион бал белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев