Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Олы яшьтәге хатын-кыз Чаллы Җәмигъ мәчете төзелешенә 2,8 млн сум акча биргән

Проект нигезендә, Чаллы Җәмигъ мәчете Татарстанда иң биек мәчет булырга тиеш.

Шушы көннәрдә Чаллының «Җәмиг» мәчетенә өлкән яшьтәге хатын-кыз килгән һәм 2,8 млн сум күләмендә хәйрия акчасы тапшырган. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.

Хәйрияче хатын-кыз озак вакыт авырып яткан якын туганы үлгәнлеген әйткән. Ул аны тәрбияләгән булган. Әлеге хатын сүзләренчә, аның мәрхүмә апасы исән чакта еш кына Җәмигъ мәчетенә бара, сәдака бирә һәм андагы төзелеш турында сөйли.

Туганы үлгәч, әлеге хатын-кыз калган мирасны сата, ә акчаны Җәмигъ мәчетен төзүгә бирергә карар итә.

Мэриядән ерак түгел гыйбадәт йорты төзү турында карар 31 ел элек, 1992 елда ук кабул ителгән иде. Шул вакытта аңа Казан ханлыгының соңгы хакиме хөрмәтенә «Сөембикә» исемен бирәләр. 2009 елның көзендә нигез ташны салу тантанасы була, ә 2010 елда төзелешнең беренче этабына керешәләр.

Проект нигезендә, Чаллы Җәмигъ мәчете Татарстанда иң биек мәчет булырга тиеш. Дүрт манараның икесенең биеклеге 76 метр тәшкил итәчәк. Мәчет меценатлар акчасына төзелә.

Фото: Чаллы Җәмигъ мәчете төзелеше фондының Попечительләр советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев