Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Җомга көнне Татарстанда +22 градуска кадәр җылыта

Явым-төшем көтелми.

Җомга көнне, 4 октябрьдә, Татарстанда явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә.

ТР Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, иртән температура +5 градустан югары булмаячак, көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән −5 градуска кадәр салкын була. Әмма көндез термометр баганалары +17..+22 градуска кадәр күтәреләчәк.

Җил көньяктан, секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, шимбә көнне, 5 октябрьдә, Татарстанда бераз яңгыр явачак, ә көндез температура +14+ + 19 градус тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев