Пассажир такси шоферына юл өчен 250 мең сум түләгән
Чөнки ир-ат самолетта очудан курыккан булган.
Самолетта очарга курыккан ир-ат 250 мең сум акчага Мәскәүдән Хабаровскка такси белән китә. Ул таксины кушымта аша чакырта, әмма машинага утыргач, заказны гамәлдән чыгара һәм бәяне турыдан-туры шоферга түли. Бу хакта khabara.ru сайты хәбәр итә.
Машина йөртүче бу сәфәр шактый кызыклы булды, ләкин пассажир юл буена спиртлы эчемлек кулланды, дип уртаклашкан.
Шофер үзе хәбәр иткәнчә, Хабаровскка барып җиткәч, кайтканда буш машина белән кайтмас өчен, күпмедер вакыт пассажирлар юллаган икән. Ләкин буш кайтуы-кайтмавы билгесез.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев