Пенсия өчен стаж: Татарстанда үзмәшгульлек исәпкә алынамы
Иминият пенсиясен алу өчен Татарстан халкы хезмәт эшчәнлеге чорында кимендә 30 пенсия баллы һәм 15 ел хезмәт стажы җыярга тиеш.
Югыйсә алар бары тик социаль пенсия алучылар гына була алачак. Кайберләре үзмәшгуль статусына ия булып эшли, әмма әлеге чор иминият стажында исәпкә алынамы — «Татар-информ» материалында.
Үзмәшгульләр (самозанятые) буларак эшләүче татарстанлылар мәҗбүри пенсия иминиятенә кертемнәр күчерергә тиеш түгел. Шул сәбәпле әлеге статустагы эшчәнлек вакыты автомат рәвештә иминият стажына кертелми һәм булачак пенсия күләменә йогынты ясамый.
Шул ук вакытта үзмәшгульләр пенсия тупланмаларын формалаштыру турында мөстәкыйль кайгырта алалар. Моның өчен иминият кертемнәрен ирекле түләү мөмкинлеге каралган, шуның нәтиҗәсендә пенсияне исәпләгәндә тиешле чор исәпкә алыначак.
Россия Социаль фонды программасында катнашуны рәсмиләштереп, ирекле пенсия иминиятләштерүенә «Мой налог» кушымтасы аша кушылырга мөмкин. Бу очракта кешегә пенсия баллары өстәләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев