Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Пенсияләр индексацияләнде

Пенсияләрне 7,3 процентка индексацияләү нәтиҗәсендә иминият пенсиясенең уртача күләме 1617 сумга артты һәм уртача 23777 сум тәшкил итте.

Картлык буенча хезмәт пенсиясе белән бергә инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту сәбәпле иминият пенсияләре дә артты.

Соңгы индексациянең үзенчәлеге — аның эшләүче пенсионерларга да кагылуында. Пенсияләр моңа кадәр үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып билгеләнгән суммага арттырылды, индексация 200 меңнән артык эшләүче пенсионерга кагылды. Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү аларга түләнә торган пенсиягә түгел, ә аның билгеләнгән күләменә карата кулланылган, анда инде хезмәт эшчәнлеге чорында үткәрелгән барлык индексацияләр дә исәпкә алынган.

— Әлеге вариант пенсионерлар индексация нәтиҗәсендә шактый өстәмә акча ала алсын өчен кулланылды. Бу исә индексация эшләүче пенсионер хәзер ала торган суммага түгел, ә ул эштән туктаган очракта алачак пенсия суммасына ясалган дигән сүз. Эштән туктаганнан соң, аның пенсиясе ул пенсия яшенә җиткәннән соң үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып кабат исәпләнәчәк, — дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Мисал. Эшләүче пенсионер 2021 елдан бирле 17 425 мең күләмендә пенсия ала. Аның шәхси счетында пенсиянең күләме ул пенсиягә чыкканнан соң үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, 22 809 сум күләмендә билгеләнгән. Гыйнвар индексациясе әлеге югары пенсия күләменә карата 7,3 процентка ясалган. Нәтиҗәдә, пенсионер ала торган 17425 сум пенсиягә 1665 сум өстәлгән. Ә пенсионер эштән туктагач, аның индексация нәтиҗәсендә арттырылган пенсиясенә төшереп калдырылган индексацияләр суммасы да өстәләчәк һәм пенсиясе 24474 сум тәшкил итәчәк.

Бер үк вакытта индивидуаль пенсия коэффициенты бәясе һәм иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләме дә 7,3 процентка арттырылды. Бер индивидуаль пенсия коэффициентының бәясе 133,05 сумнан 142,76 сумга кадәр, иминият пенсиясенә теркәлгән түләү күләме 8 134,88 сумнан 8 728,73 сумга кадәр арттырылды.

Сорауларыгыз булса, сез Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1 (дүш-пәнҗ 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга 08.00 сәгатьтән 15.45 кә кадәр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев