Переведенцев Татарстанда аномаль җылы ноябрьнең сәбәпләрен аңлатты
Хәзерге вакытта республикада температура фоны климатик нормадан 4-5 градуска артык.

КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев ни өчен Татарстанда гадәттән тыш җылы ноябрь күзәтелүен аңлатты. Аның сүзләренчә, төп йогынтыны Төньяк Атлантикадан килгән циклоннар ясый.
Юрий Переведенцев КФУ медиапорталына хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада температура фоны климатик нормадан 4-5 градуска артык. Аның күзәтүләренә караганда, Казанда уртача тәүлеклек температура гадәттә −2 градустан түбән төшә.
Ул агымдагы аномалиягә глобаль җылыну йогынты ясый, дип өстәде. Аның сүзләренчә, октябрь инде сигез ел рәттән гадәттәгедән җылырак булган, ә ноябрь — биш елга якын. Глобаль җылыну тенденциясе 10 ел эчендә якынча 0,5 градус тәшкил итә, һәм аның йогынтысы салкын чорда аеруча сизелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев