Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Пилотсыз система гаскәрләре өчен контрактчыларны өч этапта әзерлиләр

Бу гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен Татарстанда 117 номеры буенча кайнар линия (4 клавиша) ачылды.

Пилотсыз системалар гаскәрләренә җибәрелә торган контрактчылар өчен әзерлек өч этаплы программа буенча узачак. Казандагы сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин хәбәр иткәнчә, укыту Оборона министрлыгының мәгариф учреждениеләрендә индивидуаль әзерлекне, полигоннарда исәп-хисап составында эш итүне һәм соңгы квалификацион тестны үз эченә ала, дип хәбәр итә Татар-информ мәгълүмат агентлыгы. 

Уку Татарстан белән күрше төбәкләрдә кимендә ике ай дәвам итәчәк. Белгечләр билгеләп үткәнчә, компьютер уеннарын яратучыларның алга киткән вак моторика аркасында өстенлеге булырга мөмкин.

Бу гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен Татарстанда 117 номеры буенча кайнар линия (4 клавиша) ачылды. 1 гыйнвардан республикада контрактчылар өчен төбәк (2,5 млн) һәм федераль (400 мең) өлешләрдән торган 2,9 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү гамәлдә. Тулырак мәгълүмат heroes-tatarstan.ru. сайтында бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев