Полицейский Кыш бабай яшь алабугалыларга бүләкләр тапшырды
«Полицейский Кыш Бабай» акциясе гадәттәгечә хокук саклаучылар һәм балалар арасында ышанычлы мөнәсәбәтләрне ныгытырга, шулай ук балаларга аларның куркынычсызлыгы турында мөһим мәгълүмат җиткерергә ярдәм итә.
Алабуга районында гадәти булмаган бәйрәм акциясе узды: Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлеге хезмәткәрләре, «Полицейский Кыш Бабай» Бөтенроссия инициативасы кысаларында балаларны Яңа ел белән котлау өчен, вакытлыча формаларын әкияти костюмнарга алыштырды.
Кышның төп тылсымчылары булып кадрлар белгече Артур Мирзоянов һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Дарья Мокина киенде. Кыш бабай белән погонлы Кар кызы балаларның бәйрәм шигырьләрен игътибар белән тыңладылар һәм аларга татлы яңа ел бүләкләре тапшырдылар.
Котлаулардан тыш, тәртип сакчылары балаларга кышкы каникул вакытында куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре турында сөйләделәр: урамда, бозда һәм чит кешеләр белән аралашканда үзеңне ничек тотарга.
«Полицейский Кыш Бабай» акциясе гадәттәгечә хокук саклаучылар һәм балалар арасында ышанычлы мөнәсәбәтләрне ныгытырга, шулай ук балаларга аларның куркынычсызлыгы турында мөһим мәгълүмат җиткерергә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев