Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Прививка ясатмаучыларга ипотека һәм кредитлар кыйммәтләнергә мөмкин

Басма мәгълүматларына караганда, вакцинация узмаучыларга кредит бәясе кыйммәтрәк булачак.

2022 елдан ипотека һәм куллану кредитлары алганда коронавирустан вакцинация турында белешмә таләп ителергә мөмкин. Бу хакта «Известия» яза.

Басма мәгълүматларына караганда, вакцинация узмаучыларга кредит бәясе кыйммәтрәк булачак. Бу кулланучыларның гомерен һәм сәламәтлеген иминиятләштерүнең кыйммәтләнү ихтималы белән бәйле. Мондый очракта банкның процент ставкасын күтәрүгә тулы хокукы бар.

«Кредит алучының гомерен һәм сәламәтлеген иминиятләштерү банкларның хәлен җиңеләйтә, шуңа күрә алар гадәттә иминиятләштерелгән кредитларны иминиятләштерелмәгәннәренә караганда түбәнрәк процент белән бирә. Ә инде кредит алучыларның чыгымнары һәр ике очракта да — бер үк төрле диярлек. Иминиятләштерелмәгән кредит алганда, ставкасының зуррак булуы сәбәпле, түләнелергә тиешле процентлар иминиятләштерү бәясенә якынлаша», — дип аңлатылган Үзәк банктан.
Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев