Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Путин: 1 февральдән 20 миллионга якын кешегә 40тан артык төрле түләүләр индексацияләнде

у хакта Президент Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте.

Россиядә 1 февральдән 40тан артык төрле социаль түләүләр индексацияләнде, әлеге чаралар 20 млн кешегә кагылды. Бу хакта Президент Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте, дип яза «Татар-информ».

«1 февральдән 20 миллионга якын кеше өчен 40тан артык төрле түләүләр 7,4 процентка индексацияләнде. Бу — ана капиталы, беренче балага ул хәзер — 630 мең сум, икенче балага 833 мең сумга җитте», — дип искәртте дәүләт башлыгы.

Ул ел башыннан минималь хезмәт хакы 18,5 процентка артуын өстәде — хәзер ул 19 242 сум тәшкил итә. Шулай ук Путин хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка «боларның барысы да чынлыкта ничек эшләп китүен» хәбәр итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев