Путин көзге чакырылыш турында указ имзалады
Чакырылыш 1 октябрьдән башлана.
Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә көзге чакырылыш турында указ имзалады. Чакырылыш 1 октябрьдән башлана һәм 2024 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Документ нигезендә, запаста булмаган 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 133 мең граждан чакырылачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Хәрби хезмәткә чакыру яшенең югары чиген арттыру буенча яңа чара 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Әмма бу 2023 ел азагына кадәр 27 яше тулган гражданнарга һәм запастагы 28 һәм 29 яшьтәге ир-егетләргә кагылмый.
Моннан тыш, быелгы көзге чакырылыш кысаларында чакырылачак ир-егетләр махсус операциядә катнашырга җибәрелмәячәк, алар Россия территориясендәге хәрби частьләр һәм берләшмәләргә хезмәт итәргә юлланачак. Мондый белдерүне РФ Кораллы көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы урынбасары вице-адмирал Владимир Цимлянский ясады.
Әлеге чакырылыш вакытында кәгазь повесткалар җибәреләчәк. Аларны расписка белән кулга да тапшырачаклар, заказлы хат белән дә юллаячаклар. Шул ук вакытта өч төбәктә — Рязань өлкәсе, Марий Эл һәм Сахалинда электрон повесткалар реестрын сынаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев