Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Путин «Тимер» батальоны составында алабугалылар хезмәт иткән 57 нче полкка гвардия исеме бирде

Дәүләт башлыгы Указында билгеләп үтелгәнчә, карар «массакүләм батырлык һәм фидакарьлек, ныклык һәм кыюлык өчен» кабул ителгән.

Россия Президенты Владимир Путин 57 нче мотоукчылар полкына «гвардейский» дигән мактаулы исем бирде. Бу полк составында Татарстанның «Тимер» батальоны сугыша, анда алабугалылар да хезмәт итә.

Дәүләт башлыгы Указында билгеләп үтелгәнчә, карар «кораллы конфликтлар шартларында Ватанны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен саклау буенча хәрби хәрәкәтләрдә полкның шәхси составы күрсәткән массакүләм батырлык һәм фидакарьлек, ныклык һәм кыюлык өчен» кабул ителгән.

«Тимер» батальоны формалаша башлаганнан бирле Алабуганың «Вместе к Победе!» волонтерлык хәрәкәте хәрбиләргә матди-техник ярдәм күрсәтә. Эшчәнлек чорында Илшат Шәйморатов җитәкчелегендәге хәрәкәт Татарстанда оешкан бүлекчәләргә 950 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрде.

Илшат Шәйморатов гуманитар йөкләр белән махсус операция зонасына шәхсән үзе 20 тапкырдан артык барган һәм 106 гуманитар конвой оештырган. Волонтерлар СВО зонасындагы хәрби частьләр командованиесе белән даими элемтәдә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев