ПВО Татарстан өстеннән Украинаның тугыз БПЛАсын юк итте
Бу хакта Россия Оборона министрлыгы үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.
Мәскәү вакыты буенча 09:20 дән 10:15 кә кадәр һава һөҗүменә каршы оборонаның дежур чаралары (ПВО) тарафыннан Татарстан Республикасы территориясе өстендә очкыч тибындагы тугыз Украина пилотсыз очу аппараты (БПЛА) тотып алынды һәм юк ителде. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.
«Барлык БПЛА сәнәгать объектларына җибәрелгән булган. Һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Җитештерү процесслары бозылмаган. Барлык предприятиеләр штат режимында эшли», — дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.
Шулай ук Росавиация вәкиле Түбән Кама һәм Казан аэропортларында чикләүләр алынды, дип хәбәр итә.
Иртән Татарстанның кайбер шәһәрләрендә, шул исәптән Алабугада, пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Аерым алганда, Алабугада «акыллы» домофоннар халыкка кисәтү трансляцияләде һәм оператив эвакуация өчен подъезд ишекләрен автомат рәвештә ачты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев