Һәр пенсионерга түләнәчәк
Билгеле булганча, бу айда пенсионерлар биш мең сумга байый.
Алабуга районының Пенсия фонды идарәсе башлыгы Елена Глинская хәбәр итүенчә, пенсияләрен банк карталары аша алучылар 10 гыйнвардан башлап, 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне ала башладылар.
Пенсиясен почтада яисә өендә алучылар 5 мең сум акчаны пенсияләре белән бергә ала. 28 гыйнварга кадәр бу түләүләрне башкару тулысынча тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев