Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Түгәрәк өстәл артында үткән әңгәмәнең төп максаты — хәрбиләрне, аларның гаиләләрен борчыган мәсьәләләрне ачыклау, нинди ярдәм кирәклеген белү.

Шушы көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучылар Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашты. Анда көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде, шәхси сорауларга җаваплар алынды.

Сүз уңаеннан, бүгенге көнгә 20гә якын шундый очрашу оештырылган, шуңа күрә аларны инде традицион дип атарга була. Түгәрәк өстәл артында үткән әңгәмәнең төп максаты — хәрбиләрне, аларның гаиләләрен борчыган мәсьәләләрне ачыклау, нинди ярдәм кирәклеген белү. Район башлыгы искәртүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ышанычлы тыл булдыру, аларның якыннарын игьтибар һәм ярдәм белән тәэмин итү — хакимиятнең аерылгысыз бурычы.

— Шәһәр безгә бик ярдәм итә, моның өчен рәхмәт. Безнең өчен тырышкан волонтерларга аерым рәхмәт. Шуны белү мөһим: без махсус хәрби операция зонасында булганда, мондагы кешеләр җиңү өчен барысын да эшлиләр, ә безгә җиңеп, исән-сау өйләребезгә кайтырга кала, — ди сугышчы.

Кызганычка, һәрвакытта да сәламәт кайтып булмый, әмма шуңа да карамастан, безнең егетләр өметсезлеккә бирелми һәм Ватанны сакларга китүләренә үкенми.

— Мин яраландым, хәзер аяк белән проблемалар бар, таяк белән йөрергә туры килә. Ләкин куркыныч түгел. Сугышчан дусларым белән бер сафка баса алмавым кызганыч, — дип уртаклашты махсус хәрби операциядә катнашучы.

Очрашу булган көнне МХО катнашучылары өчен концерт оештырылган иде. Ул башлык белән очрашу алдыннаны узды, аннан соң сугышчыларга 7 мең сумлык сертификатлар һәм плащ-палаткалы пятиточечниклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев