Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы МХО көрәшчеләре белән очрашты

Шәһәрнең «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә Рөстәм Нуриев ялга кайткан көрәшчеләрне күреп сөйләште.

Моңа кадәр узган очрашуда кебек үк, хәрби хезмәттәгеләр белән чәй табыны артында әңгәмә кордылар. Көрәшчеләр хезмәтләре һәм ялга кайткач, аларны якыннары ничек каршылавы турында сөйләде. 

− Махсус хәрби операция урынына баруга, кичерешләребез яхшыдан булмады. Куркыныч иде, ләкин хәзер без урнашкан җирдә тынычрак инде. Гаиләмне бик сагындым, якыннарым белән озаграк торасым килде, менә шул теләгем чынга ашты да, − дип сөйләде арадан берсе.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев көрәшчеләрнең һәм аларның гаиләләренең нәрсәгә мохтаҗ булуын сорады. Хәрби хезмәттәгеләр кураторларның актив ярдәм итүен әйтте, һәм алар муниципалитеттан балаларына шәһәр читендәге ял лагерьларына юллама алырга ярдәм сорадылар. Яралылар хәрби частька кадәр юл өчен кайгыра, аларга «больничный» кәгазен озайтырга кирәк. 

Район башлыгы мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләрендәге балаларның җәйге ялын оештыру кирәклегенә басым ясады. Транспорт мәсьәләсен дә чишәргә тырышачаклар. Моннан тыш, Рөстәм Мидхәт улы шуңа игътибар итте: хәрби хезмәттә булганнарга психолог ярдәме кирәк, бу эш гамәлгә ашырыла башлаган инде, белгечләр әзер.

Көрәшчеләр үзләренә җибәрелә торган ярдәм өчен рәхмәт белдерде. 

− Аеруча балалардан алган хатлар дулкынландыра. Без аларны укыйбыз һәм кадерләп саклыйбыз. Хатлар рухыбызны күтәрә. Хәзер көнкүрешебезне җайладык, туганнар кебек бердәм гаилә булдык, − диде берәү.

Очрашу ахырында көрәшчеләргә плащ-палатка, рация, футболка ише әйберләр салынган биштәрләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев