Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район басмаларына язылучылар, газетаны ни өчен яратулары турында сөйли

Геннадий Баганов, Алабуга муниципаль районы Ветераннар советы рәисе.

— Мин инде бик күптәннән «Новая Кама» газетасының даими укучысы булып торам, аны инде 40 елдан артык яздырам. Газетада шәһәрдә һәм районда барган барлык мөһим вакыйгалар, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы тармакларыннан яңалыклар яктыртыла, кызыклы кешеләр турында язмалар урын ала.

Газета уку безнең күзаллавыбызны киңәйтә, моннан тыш, район тормышыннан хәбәрдар булу да мөһим! Ветераннар Советының барлык активы, беренчел ветеран оешмалары да безнең район газеталарына язылды. 

Аның битләрендә ветераннар тормышы актив яктыртыла, бу эшкә без зур игътибар бирәбез, узган ел гына да безнең чаралар турында 40ка якын материал басылып чыкты. Ә алар, чыннан да, күп, чөнки ветераннар — халыкның актив өлеше, бер урында утырмыйлар, туып-үскән җирләре өчен чын күңелдән борчылып, аның тормышында катнашып яши. Газета битләрендә алабугалыларның төрле мәсьәләләр буенча: хакимият карарларымы, төзекләндерүме — барысы буенча үз фикерләрен белдерә алуы сөендерә.

Шуңа күрә без, ветераннар, 100 елдан артык чыгып килүче район газетасына язылырга киңәш итәбез. Нинди генә катлаулы вакытлар булмасын, бай тарихлы бу басмалар һәрвакыт укучының дусты булып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев