Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район газетасын укучылар — «Алабуга нуры» турында

Үз фикерләре белән алабугалы Рәмзия Сәетова уртаклаша.

Һөнәрем буенча педагог булгач, мин газета-журналлар алдырырга күнеккән кеше. «Алабуга нуры»н яратып укыйм.

Лаеклы ялда булсам да, бер минут та тик торганым юк, шулай да укырга вакыт табам. «Алабуга нуры»н кулыңа алып, башта карап чыгасың, аннары үзеңә ошаган рубрикаларга игътибар итәсең. Интернет аша караган әйбер тиз онытыла, газетадан өлкәннәр турында язмаларны, яшьләр тормышындагы яңалыкларны, шәһәр-район хәбәрләрен иркенләп укып була.

Узган елдан алып, исемнәре Алабуга белән бәйле танылган шәхесләрнең гомер юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы битне кызыксынып укыйм. Пенсиядәге кешеләр өчен район газетасын альтернатив яздыру бик отышлы. Газетаның чәршәмбе санын алырга җитешмәгәндә, җомга көнне икесен дә барып аласың да, ялларда рәхәтләнеп укыйсың. Мин үзем, йорт мәшәкатьләреннән бушаган арада, кроссвордлар чишәргә бик яратам, шуңа күрә газета битләрендә кроссвордларга да урын табылса, ничек яхшы булыр иде!

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев