Рәхмәт сиңа, әнием!
Морт мәктәбенең Туган тел түгәрәгенә йөрүче укучыларның әниләренә багышлап язган рәхмәт сүзләре белән таныштырабыз.
Әни... Якты кояшка тиң, иң кадерле кеше. Дөньяда, бәлки, шулкадәр якын, ягымлы, ярдәмчел кеше юктыр. Кеше кайда гына булса да, ни эшләсә дә, иң кирәк урын — әни янында, туган йортта. Ничә яшьтә булса да, һәркем үкереп елаган вакытта әнинең юатучы йомшак кулларын хәтерли. Башны сыйпап, бишек җырларын көйләүче, кайгы-шатлыкларны уртаклашучы, гомер таянычы ул әни. Ул һәрберебез өчен иң кадерле, иң яхшы, иң матур, гомумән, тормышта иң әһәмиятле кеше. «Әни, әнием, әнкәй» дип назлап әйтәбез дә, күңелебездәге бөтен хис-кичерешләребезне шул гади сүзгә салабыз. Ә бит шушы өч хәрефтән торган сүзне күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы белән әйтәбез!
Хатын-кызның иң югары бурычы — әни булудыр, баланың иң беренче әйткән сүзе дә «әни» була бит. Бу сүз дөньяның күпчелек телләрендә бер үк төрле яңгырый һәм дөньяда иң якын, иң яраткан кешене атый.
Нәкъ менә шул сыйфатлар җәмгыятькә әниләр көнен игълан итәргә сәбәп булгандыр. Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында илебездә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен «Әниләр көне» булып билгеләп үтелә. Быел ул 24 ноябрьгә туры килә. Шушы бәйрәм уңаеннан Морт мәктәбенең Туган тел түгәрәгенә йөрүче укучылар әниләренә булган рәхмәт сүзләрен үзләренең хикәяләре аша җиткерде.
Туган тел түгәрәге җитәкчесе Рузия ГАЙНАНОВА
Минем әнием!
Әни, әнием! Кеше шушы ягымлы, матур сүзне үз гомерендә ничә мәртәбә әйтә икән? Әни назы, әни карашы олыгаеп беткәч тә бик кирәк ул кешегә.
Һәркемгә үз әнисе дөньдагы иң кирәкле кеше булган кебек, миңа да үз әнием кадерле. Әнинең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә.
Иртән әниемнең назлы тавышына уянып күзне ачам. Өйдә хуш исле аш исе аңкый. Миңа бик рәхәт! «Кызым тор инде!» — дигән әниемнең тавышы мине иркәләп уята. Менә шушы иң зур бәхет инде ул!
Әни — өч хәрефтән торган бу сүздә күпме җылылык! Әни, әнием! Мин аны бик яратам. Мин әниемә бик рәхмәтле!
Сөмбел ХУҖИНА, 4 сыйныф
Әнием
Минем әнием Гөлфия исемле. Ул Морт авылы хастаханәсендә җыештыручы булып эшли. Әнием үз эшен бик яратып башкара. Аны эшендә хөрмәт итәләр. Авыруларга ул һәрвакыт ягымлы йөз белән карый. Өйдә тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә. Дәрес карарга булыша. Мин әнием белән горурланам. Әниләрне яратырга, хөрмәт итәргә кирәк!
Зәлинә ГАЙНУЛЛИНА, 4 сыйныф
Сәламәт бул, әнием!
Безнең әниебезнең исеме Оля. Ул дөньяда ин сөйкемле, ягымлы әни. Ул безнең өчен бер дә вакытын кызганмый. Безнең укуыбыз белән кызыксына, кирәк вакытта ярдәм итә. Әнием балалар бакчасында пешекче булып эшли. Эшендә нәниләрне тәмле-тәмле ашлар белән сыйласа, өйгә кайткач безне сыйлый.
Әнием милләте буенча рус кызы. Ләкин ул татар милләтеннән булган әтием, әбием һәм без — өч татар кызчыгы белән яшәп, татар телен бик яхшы белә, безне дә өйрәтә. Без аңа барысы өчен дә рәхмәт әйтәбез, кояштай озын гомер телибез. Сәламәт бул, әниебез!
Зарина һәм Алинә ГЫЙЛЬМУЛЛИНАЛАР, 6 һәм 7 сыйныф
Иң яраткан әнием
Минем әнием Венера исемле. Латинчадан тәрҗемә итсәң «мәхәббәт» дигән сүзне аңлата. Аның исеме җисеменә туры килә. Әни мине дә, энемне дә кадерләп үстерә. Ул аш-суга оста, безне тәмле ризыклар белән сыйлый. Әни безне чисталыкка, олыларны хөрмәт итәргә, хезмәт сөяргә өйрәтә. Бакчабыз тулы яшелчә, җиләк-җимеш өлгерә. Аллы-гөлле чәчәкләр иртә яздан алып караңгы көзгә кадәр безне шатландырып, сөендереп чәчәк ата. Без бакча эшләрендә әнинең зур ярдәмчеләре. Бергә эшләгәндә генә зур уңышларга ирешеп була. Бергәләп ял да итә беләбез. Паркларга, музейларга, кинотеатрларга йөрибез. Дөньядагы иң яхшы әни — минем әни. Аның йомшак куллары, тәмле сүзләре бик кадерле. Мин әнине бик яратам!
Аиша ФӘСХЕТДИНОВА, 4 сыйныф
Фото авторы: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев