Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рәхмәт хатым

Бүген сезгә «Рәхмәт хатым» проектына балалардан килгән хатларны тәкъдим итәбез. Аларның да кушылуы — миңа калса, бик уңышлы гамәл. Балалар — безнең киләчәгебез. Тормышта бу гыйбәрәне белмәгән һәм аны инкарь итәргә җыенган кеше юктыр ул. Әби-бабай, әти-әни гаилә тоткасы булса, балалар — гаиләнең көзгесе.

2024 ел Гаилә елы булганга, быел балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, калган оешмаларда да гаиләгә багышланган төрле чаралар үткәрелә. Алар аша бигрәк тә яшь буынга гаилә кыйммәтләрен, гаилә бердәмлеген, гаилә дуслыгын төшендерү бурычлары тормышка ашырыла. Без дә мәктәп укучыларына гаиләләре белән таныштыруларын, гаилә белән ял көнен, бәйрәмнәрне ничек үткәрүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. «Үзегезнең гаилә бәйрәмегез, яраткан шөгылегез бармы? Гаиләгездә сез күбрәк кем белән киңәшләшәсез, серегезне кемгә сөйлисез? Гаиләгезгә нинди сыйфатлама бирер идегез? Үзегезнең гаиләгә (яки гаиләгездән кемгә булса да) нәрсә өчен рәхмәт әйтер идегез?» дигән сорауларны да бирдек. Хәзер аларның хатларын укып үтик.

Мин — Сафина Зәлия. Миңа 13 яшь һәм мин 7е сыйныфта укыйм. Безнең гаиләдә 5 кеше: әти, әни, Гөлчәчәк апа, Рәмис абый һәм мин. Әтием Рәис исемле, ЭЭМ (МВД) да инженер. Әнием Гүзәл исемле, Алабуга үзәк район хастаханәсендә лабораториядә лаборант булып эшли. Әнием — минем өчен иң якын кеше. Мин һәрчак аның белән киңәшләшәм, серләремне дә аңа сөйлим. Авыр чакларда ул мине аңлый, юата, киңәшен бирә, булыша һәм мин аңа шуның өчен рәхмәтлемен. Мин әниемне яратам. Гөлчәчәк апам Төркиядә яши, ул анда инглиз теле укыта. Рәмис абыем Алабуга заводында эшли. Апа белән абый безнең белән яшәмәсәләр дә, без гел аралашып торабыз, кирәк булса, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Без ял көннәрендә Морт авылына әбиебез янына кайтабыз. Бәйрәмнәрне туганнар белән җыелышып та, өйдә үзебез гаилә белән генә дә бәйрәм итәбез. Мин гаиләбезне дус, тату, тырыш, эшчән, ярдәмчел, туганчыл, бердәм һәм матур гаилә дип әйтер идем. 

Мин — Вәлиуллина Розалина. Миңа 14 яшь һәм мин 7 сыйныфта укыйм. Минем гаиләдә 4 кеше. Әнинең исеме — Роза, тегүче булып эшли. Әтинең исеме — Азат, аның үзенең зур терлек фермасы бар. Энемнең исеме — Әмир, ул 6 сыйныфта укый. Энем — минем якын дустым да. Серләремне мин аңа сөйлим, ә ул миңа. Ял көннәрендә без гаиләбез белән кибетләрдә йөрергә, кинога яки кунакка барырга, шугалакта шуарга һәм өйдә үзебез генә дә ял итәргә яратабыз. Безнең иң яраткан бәйрәмебез — Яңа ел. Безнең гаилә дус, тырыш, ярдәмчел дип уйлыйм. Минем әнигә һәм әтигә мине тәрбияләгәннәре, минем барлык «кыланмышларыма» түзгәннәре, теләкләремне үтәгәннәре өчен рәхмәт әйтәсем килә.

Мин — Хәсәншин Марсель Ирек улы. Миңа 13 яшь. Безнең гаилә 4 кешедән тора. Әтием — Ирек, әнием — Лилия, мин — Марсель, апаем — Айзилә. Әти "Агросила"да тракторчы булып эшли. Әни балалар бакчасында ашарга пешерә. Апаем 4е сыйныфта укый. Безнең яллар да, бәйрәмнәр дә бик күңелле үтә. Гаиләбез белән без — авыл җанлы кешеләр, шуңа да буш вакыт булуга авылга кайтырга тырышабыз. Гаиләдәге һәрбер кешенең туган көне гаилә бәйрәме була дип уйлыйм мин. Безнең өйдә бер-беребездән сер юк. Әни дә, әти дә, апаем да төпле киңәшләрен бирә алалар. Мин аларның барысына да ышанам. Аллага шөкер, безнең гаилә дус, тату, тырыш, эшчән, ярдәмчел, туганчыл. Бу сыйфатларны мин чынлыкта безнең гаиләгә хас булганга сайладым. Мин рәхмәтләремне әти-әниемә бу дөньяга килгәнем өчен, ә апаема гел янымда булганы өчен әйтер идем. Мин аларны хөрмәт итәм һәм аларга хас аерым бер сыйфатлары өчен генә түгел, ә аларны ничек бар, шулай яратам. 

Йомгаклап, афәрин, балалар, диясе генә кала. Рәхмәт сезгә.

 

Редакциядән: 2024 ел — илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә — кеше тормышында иң мөһим, иң кадерле төшенчәләрнең берсе. Без әти-әниләребезгә тормыш биргәннәре, үстереп кеше иткәннәре өчен гомеребез буе рәхмәтле булачакбыз. Гаилә елы уңаеннан газетабызда «Рәхмәт хаты» проекты дәвам итә. Бу язма — әлеге проект кысаларында килгән чираттагы Рәхмәт хаты. Кадерле укучыларыбыз! Сезне дә әлеге җылы проектка кушылырга чакырабыз. Әти-әниләрегез турында җылы сүзләрегезне, истәлек-рәхмәтләрегезне язып безгә җибәрегез. Рәхмәтләребез аларга дога булып барсын, күңелләрен җылытсын.

Хатларны new-kama@ bk. ru электрон почтасына җибәрергә, яки 8-903-319-25-74 телефонына ватсап аша юлларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев