Рәхмәт хатым: «Әти-әниебез — туры юлны күрсәтүче маяк»
Гаилә — рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-баба тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.
Әтиебез Сафин Илем Әхмәтшакир улы һәм әниебез Сафина Фәния Бәзгетдин кызы — икесе дә 1937 елны Алабуга районы Дөм-Дөм авылында дөньяга киләләр. Икесе дә тырыш, уңган, яшьли тормыш ачысын татып, гаилә корып, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Безгә югары белем бирәләр. Алар авылда ихтирамга лаек кешеләр, җиң сызганып эшләп, тырыш хезмәтләре өчен икесе дә «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнәләр. Бер-берсенә тугрылыклы булып, 43 ел бергә гомер кичерәләр.
Әтигә ятимлек ачысын бик иртә татырга туры килә. 1944 елда әтигә 6 яшь тулганда әнисе — безнең Галимә әби, яз көне чабата киеп, карлы су ерып, колхозга чәчүгә орлык алып кайтканда салкын тидереп үлеп китә һәм әтиләр 4 бала ятим кала. Ә Әхмәтшакир бабай да, олы абыйсы Хәсәнҗан да бу вакытта сугышта булалар. Хәсән абый (командир ярдәмчесе, Кызыл байрак ордены белән бүләкләнә) 1944 елны Польшаның Каменка авылын азат иткәндә һәлак була. Бабай 1945 елның январь аенда Кенигсберг шәһәре өчен барган көчле сугыш кырында ятып кала. Сугыш бетәргә күп тә калмаган була. Әтиләр 4 бала бабайның сеңлесе Әминә апа тәрбиясендә булалар. Әти кечкенә бала булгач, Юраш авылында яшәүче туганнары — баласыз гаилә асрамага алып китә. Әти бик сагына авылны. «Мине кайтарыгыз әле авылга, абый белән дуңгыз көтүе көтәр идем», — дип ялвара. Кайтаралар. Әминә апалары үз канаты астына сыендыра.
Мәктәпне бетергәч, Казахстанга чирәм җирләрне эшкәртергә китә. Анда 3 ел хезмәт куя, тырышып чирәм жирләрне күтәрткәне өчен медаль белән дә бүләкләнә. Һәм яңадан туган якларга кайта.
Әни дә әти кебек төпчек бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк әбинең терәге була. Әби аны үзе белән уракка да алып йөри. Шуны дә әйтеп үтим, Шәмсеруй әби 40ар сутый җир ура идем, кешеләр 6-7 сутый урганда, дип сөйли иде. Сугыш вакытында үзенең үгезен җигеп җир сөрүләре, янып бер нәрсәсез калулары — болар барысы да, әби әйтмешли, ачысын да, төчесен дә күрдем диюенә дәлил.
Бәзгетдин бабай, сугыш башлангач, Суслонгер җиренә эләгә. Марий Эл урманнарында сатлыкҗаннар оештырган һәм кешеләрне сугышка җибәрмичә азаплый торган җир була ул. Бабай шунда 3 ел урман кисә, бик нык интектерәләр аларны анда, ачлы-туклы, салкын баракларда яшәп, 32 килога калгач кайтарып җибәрәләр. Казанда госпитальдә тернәкләнгәч, самолет заводына эшкә урнаштыралар, сугышка самолётлар кирәк була. Бабайның эшләгәнен бик яраталар, тырыш хезмәте өчен бабайга Казанда квартира тәкъдим итеп, күченеп килергә чакыралар. Әбинең авылны ташлап китәсе килми. Аннары бабай, авылга кайтып, ферма мөдире булып эшли. 1957 елны дөнья куя.
Әнигә тормыш йөген үзенә тартырга туры килә. Печәнен дә, утынын да үзе әзерли. Апасы Нурия күрше авылда кияүдә, Мәсгүт абыйсы (оста гармунчы була), армиядән авырып кайтып, 31 яшендә вафат була. Менә иптәш кызлары әнине «бәхет эзләп» авылдан китәргә кыстый башлыйлар. Әни төенчекләрен төйни, әби шулчак мыштым гына елый башлый, аннары әни дә елый, икәүләшеп кочаклашып озак елашалар. Әни әбине «сайлый». Авылда кала. «Бөтен иптәш кызларым да чыгып китте, мин берүзем калдым. Бер дә үкенмәдем, авылның иң акыллы, чибәр, булган кешесенә кияүгә чыктым», — ди. Кайда таныштыгыз дигәч, «магазинда, аның Целинадан кайткан вакыты иде, шунда күзләр күзгә очрашты да, әллә ничек ток суккан сыман булып китте», — ди. Әтине ошатып йөрүче кызлар авылда күп була, шулай ук әни артыннан йөрүчеләр дә, әмма алар бер-берсен сайлыйлар. 1962 елны өйләнешәләр.
Әтиебез күп еллар механизатор, аннары гараж мөдире булып эшләде. Әтинең ял көнендә өйдә булуын бик сирәк хәтерлим мин. Әле аны, лаеклы ялга чыккач та, күрше авыллардан килеп, техника төзәтергә алып киткәлиләр иде. Җаны-тәне белән эшен намуслы башкаручы, гаделсезлекне күреп борчылучы кеше иде минем әти. Әни сөйләвеннән, гаражда эшләп, бер тимер кисәге дә алып кайтканы булмады диюеннән, әти турында күп нәрсә аңларга буладыр.
Әни яшь чагыннан ук бөтен эшне да үзлегеннән өйрәнә: чигү дә чигә, бәйли, тегә. Клубта булган бер концерт та әнидән башка үтми диярлек. Оста биюче, матур жырчы, әле дус кызларын да биюгә өйрәтүче, спектакльдә уйнаучы — киң кырлы талант иясе дә ул.
Әниебез гомер буе умартачы булып эшләде. Көне-төне диярлек умарталыкта булды. Әле кичләрен авыл кешесенә күлмәк тегә иде. Билгеле, әни белән әтинең колхозны алга җибәрүләрендә әбиебезнең өлеше зур. Әлифбаны укырга һәммәбезне дә әби өйрәтте. Авылда әби (1901-1998) бик дини, дин сабагы укып, Коръәнне гарәпчә укырга өйрәнгән кеше иде. Мәчет манараларын кискән заманнарда да, динне танытмаска тырышкан вакытларда да безнең әби шикелле кешеләр кача-поса ураза тотканнар. Кызу урак өсләрендә кар базына төшеп утыра идек, дип сөйли иде әби. Бисмиллә әйтеп ашагыз, эш башлаганда бисмиллә әйтеп башлагыз дип, әби кечкенәдән үк безгә дини тәрбия бирүче булган. Аллаһнын кушканнарын үтәүне, тыйганыннан тыелуны да әбиебез өйрәтте. Шулай ук бездә гаилә кыйммәтләрен тәрбияләүдә әбинең өлеше бик зур булган. Менә минем әби әйткән сүзләрдән истә калганнары: атагыз кайтуына... атагыз күргәнче... атагыз каршында алай йөрмәгез диюе — ата кешене олылау, аңа карата ихтирамлы булу һәм тәрбиянең югары баскычы, минемчә. Әти белән әби (әнинең әнисе) бик дус яшәделәр. Ана назыннан иртә мәхрүм булгач, минем уйлавымча, әбинең җылысын әти үз анасыныкы итеп тоеп яшәгәндер. Әти дә «әбиегез» генә дип торды. Алар сүзсез яраталар иде бер-берсен.
Тормышта рухи байлыкның матди байлыктан өстен булуын да әти белән әни безгә үз тәҗрибәләрендә күрсәттеләр. Хөсетлелек, көнчелек, кеше әйберенә кызыгу, кеше рәнҗетү дигән түбән төшенчәләрне без кечкенәдән үк аңлап үстек. Әти белән әни безне үзләре сыман эш сөючән итеп үстерделәр. Мәктәптә укыганда да ата-аналар жыелышыннан кайткач, мактау сүзен ишетербезме дип көтсәк, «тырышырга кирәк» дигән сүздән артык җавап ишетми идек. Гәрчә, укытучылар мактаган булса да. Алар өчен безгә бер урында таптанмаска, туктамаска, гел үсештә булырга кирәк иде.
Туган җиргә мәхәббәт уяту дисеңме, ул да — әти-әни тәрбиясенең бер өлешедер. Элегрәк вакытта жәйләребез ямьле болында печән әзерләп, гөлҗимешләр җыеп үтә иде. Еллар үткән саен туган ягыбызның бай болын-кырлары, урманнары, әтиле-әниле тулы тормыш белән яшәгән чакларны искә төшереп, туган җиргә булган мәхәббәтне тагы да арттырып, безгә яшәргә көч бирә кебек.
Әтиебезнең инде бу фани дөньядан киткәненә дә 19 ел булган. Мин ышанам, анын бу дөньяда кылган изгелекләре, гаделлеге, кешелеклеге ахирәттә гөнаһларыннан өстен булып, рухын шатландырып, оҗмахлы итәр, ИншәАлла!
Язмамны йомгаклап, безне шулай үзләре кебек гадел, эш сөючән, иманлы итеп тәрбияләгәннәре өчен әти-әниебезгә зур рәхмәт әйтәбез. Алар тергезгән гаилә учагыбыз сүрелмәсен! Тормыш дәверендә авырлыкларга бирешмичә, сабыр булып, үз кыйблабызны танырга, дөреслекне исбатларга, кешеләргә кирәк чакта ярдәм кулы сузып, ә иң мөһиме — туганнар арасында дус-тату булып яшәвебездә, һичшиксез, әти-әнинең өлеше зур. Инде чәчләребезгә чал керсә дә, тормыш дигән зур диңгездә йөзгәндә безгә — балаларына әти-әниебез туры юлны күрсәтүче маяк булып тора.
Алсу Сафина. Мәскәү.
Редакциядән: 2024 ел — илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә — кеше тормышында иң мөһим, иң кадерле төшенчәләрнең берсе. Без әти-әниләребезгә тормыш биргәннәре, үстереп кеше иткәннәре өчен гомеребез буе рәхмәтле булачакбыз. Гаилә елы уңаеннан газетабызда «Рәхмәт хаты» проекты дәвам итә. Бу язма — әлеге проект кысаларында килгән чираттагы Рәхмәт хаты. Кадерле укучыларыбыз! Сезне дә әлеге җылы проектка кушылырга чакырабыз. Әти-әниләрегез турында җылы сүзләрегезне, истәлек-рәхмәтләрегезне язып безгә җибәрегез. Рәхмәтләребез аларга дога булып барсын, күңелләрен җылытсын.
Хатларны new-kama@ bk.ru электрон почтасына җибәрергә, яки 8-903-319-25-74 телефонына ватсап аша юлларга була.
Фотода: Фәния һәм Илем Сафиннар. Гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев