Район башлыгы Эчке эшләр бүлеге ветеранына Мактау билгесе тапшырды
Бүләкне район башлыгы кулыннан Габделвәли Кашапов алды.
Бүген җитәкчеләрнең гомумшәһәр киңәшмәсендә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан әлеге мөһим һәм катлаулы һөнәр вәкилләрен бүләкләү тантанасы булды.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев үсеп килүче буынга һәм Алабуга эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә әхлакый, патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүе өчен мактаулы «Признание» билгесе белән Эчке эшләр бүлеге ветераны Габделвәли Кашаповны бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев