Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район газеталарына язылу дәвам итә

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталарына почта аша, редакциядә һәм онлайн язылырга була. 

Морт мәктәбе коллективы һәрвакыттагыча — алдынгы. Менә бу юлы да алар беренчеләрдән булып «Алабуга нуры»на язылды. Уку йортында үз эшенең чын осталары, тәҗрибәле мөгаллимнәр эшли. Райондагы бердәнбер татар газетасына алар һәрвакыт ярдәм итеп торалар, нинди генә бәйге башласак та, алар беренчеләрдән булып катнашалар. Киләчәктә дә бергә-бергә эшләрбез, дип ышанасы килә. Уңышлар сезгә!

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына барлык почта бүлекчәләрендә язылырга мөмкин. Бу очракта газетаны почтальоннар өйгә үк китереп бирәчәк. 

Почта аша алдыру бәясе:
«Алабуга нуры» — 807 сум
«Новая Кама» — 855 сум. 

Ә инде басмаларны редакциядән, Үзәк китапханәдән яки Мәдәният сараеннан килеп алу шарты белән язылган очракта, ярты елга язылу бәясе 460 сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев