Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Рекордлы кар күләме: Алабугада 5 мең тонна кар чыгарылган

Декабрьдә — 1920, гыйнварда — 3230 тонна.

Алабуга районының төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе мәгълүматлары буенча, яуган кар күләме узган кыш күрсәткечләреннән күбрәк.
Редакциягә ярдәм сорап Чапаев урамында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте: аларның урамындагы җәяүлеләр юлы бөтенләй диярлек кар астында юкка чыккан, куркынычлы тар сукмак кына калган. Әлеге мәкалә әзерләнгән арада коммуналь хезмәтләр ул территорияне чистартып та куйды. Мондый хәлләр — кар белән көндәлек көрәшнең бер өлеше, ул бәйрәм көннәрендә дә тукталмаган. 1 гыйнвардан техника ике сменада, ялларсыз эшли. Төнлә 8-10 берәмлек техника җәлеп ителгән, көндез — 14. Бүгенгә шәһәр территориясеннән 5150 тонна кар чыгарылган: декабрьдә — 1920, гыйнварда — 3230.

Боз белән көрәштә — химия
Төп рольне реагентлар уйный. Бу сезонда бозлавыкка каршы материаллар 600 тонна сатып алынган: «Антилед» (-20°C кадәр эшли) һәм «Бианорд Универсал» (-10°C кадәр). Бүгенгә 200 тоннадан артык реагент тотылган.

− Төп юллар чистартылган, колеялар һәм тайгаклык юк. Нәтиҗәсе бар, димәк, − ди идарә директоры Рәфыйк Зәйнуллин. — Бөтен продукция сертификацияләнгән һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерми.

Төп магистральләр реагентлар белән инде эшкәртелә. Белгечләр әйтүенчә, бу составлар, тоздан аермалы буларак, аяк киеменә зыян китерми. Гыйнвар азагына трактор өчен махсус җайланма китерү белән тротуарларны да эшкәртә башлаячаклар.

Җавапсызлык
Төп киртәләрнең берсе — юл буенда калдырылган автомобильләр. Яшьләр, Интернациональ урамнары, Тынычлык проспекты аеруча проблемалы дип аталды.

− Юл читләрендә ташлап калдырылган җиңел һәм йөк машиналары, автобуслар юлларны әйбәтләп җыештырырга комачаулый, — ди Рәфыйк Ривгатович.

Проблема идарәче компанияләр җаваплылыгы зонасында булган ишегаллары өчен дә актуаль. Хәтта график булганда да халык еш кына автомобильләрне вакытлыча ишегалларыннан башка җиргә күчерми.

Ишегалларын кардан җыештыру графигы
Ишегалларында карны идарәче компанияләр расланган план буенча чистарта. Актуаль графикларны безнең сайтта таба аласыз.

Мөһим: исемлектә — йорт яны территориясен хезмәтләндерүгә шартнамә төзегән ишегаллары. Әгәр сезнең адресыгыз юк икән, гаризаны АМР башкарма комитетына (Тынычлык проспект, 12) бирергә мөмкин. Урамны җыештыру планына кертү өчен шулай ук «Халык контроле» системасы аша яисә 8 (85557) 9-90-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев