Республика эшмәкәрләре Алабуганы инвестицияләр җәлеп итә торган шәһәр дип бәяләде
Алабуга, шәһәр хакимияте чакыруы буенча бирегә килгән 30 эшмәкәрнең гомуми фикере буенча, инвестицион җәлеп итүчән шәһәр.
Алар биредә матурлык, күңел ачу индустриясен һәм ресторан бизнесын үстерергә, хостеллар, кунакханәләр һәм глэмпинглар (ял урыннары) төзергә, үз акчаларын социаль өлкәгә һәм спортка, өстәвенә бик күп башка нәрсәләргә салырга әзер.
Алабуга, шәһәр хакимияте чакыруы буенча бирегә килгән 30 эшмәкәрнең гомуми фикере буенча, инвестицион җәлеп итүчән шәһәр.
300 миллиард җитештерелгән продукция, тулаем территориаль продукт күләме буенча Татарстан Республикасында 5нче урында. «Алабуга» МИЗ — бөтен илдәге икътисади зоналарның иң зурысы. Шәһәрнең эре предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы — 100 мең сумнан артык. Алабуга — Татарстан Республикасының һәм РФнең иң динамик үсеш алучы шәһәрләренең берсе. Ел саен туристлар агымы 1 миллионнан узып китте.
‒ Без, алабугалылар гына түгел, читтән килгән эшмәкәрләр дә безнең шәһәрне үстерсен өчен өлгергәнбездер, мөгаен. Кызганыч, Алабугада хәзер булган косметика салоннары, күңел ачу үзәкләре, кер юу, химик чистарту хезмәтләре бүген шәһәребезгә таләп ителгәннән шактый артта кала. Мин ачуланмыйм, ләкин мактамыйм да, бәялим генә. Без үзебез генә шәһәребезне тартып чыгара алмабыз. Үзегез уйлап карагыз: районыбызда җитештерү дәрәҗәсен саклап калу өчен тагын 30 мең кеше килүе көтелә. Алар өчен 90 йорт төзелә. Тулаем территориаль продукт үсә. Без — уртача хезмәт хакы 117 мең сум тәшкил иткән иң динамик үсештәге шәһәрләрнең берсе, — дип ассызыклады Рөстәм Нуриев.
Зур тизлектә үсә торган «Алабуга» МИЗдан тыш, шәһәрдә ел саен 2 миллион тонна нефть чыгарыла. Өстәвенә, биредә «Эссен продакшн АГ» штаб-фатиры урнашкан, аның елына 60 миллиардлы продукциясе бар. Шулай ук «Алабуга» МИЗдан тыш АлАЗ бар, ә бу елына тагын 6 миллиард сум тирәсе. Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, икътисад ягыннан Алабуга — бик бай шәһәр. Монда үсәргә һәм акча кертергә теләүчеләргә Алабуга үзләштерү өчен җир кишәрлекләре дә, үз эшчәнлеген җәелдерергә мөмкин булган объектлар да бирергә әзер.
— 2024 елның августыннан без эшмәкәрләр советын торгызу белән шөгыльләнә башладык. Безнең шәһәрдә барлык мөмкинлекләр дә бар, ә иң мөһиме, кунакханә һәм глэмпинглар (ял урыннары) өчен яңа урыннар булдыру өчен ихтыяҗлар бар. Шәһәр кунаклары күрше шәһәрләрдә тукталырга мәҗбүр. Безгә кафе, барлар, матурлык салоннары, күңел ачу индустриясе җитми. Миллионлаган туристлар агымының ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен сәнәгать туризмын үстерергә мөмкин. Шәһәрдә яшәүчеләр үзләре дә ихтыяҗ тудыра. Бу МИЗга кадрлар агымы белән бәйле. Шәһәр халкының түләү сәләте югары, — дип билгеләде АМР эшмәкәрләр советы рәисе Владислав Пыченков.
‒ Безнең визит «Муниципаль инвестиция сәгате» проекты нәтиҗәсендә мөмкин булды. Без сезнең районга файдалы булырга һәм эшмәкәрләребезгә үз урыннарын табарга ярдәм итәргә телибез. Максатларыбыз туры килүенә шатмын, — дип ассызыклады «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» рәисенең беренче урынбасары Елена Фәйзрахманова.
Республика эшмәкәрләренең тиз үсеп килүче шәһәрдә үзләренең бизнес-проектларын һәм идеяләрен тәкъдим итү мөмкинлеге булды. Алар арасында — экотуризмны үстерү дә, өлкән яшьтәге кешеләргә хезмәт күрсәтү өчен пансионатлар челтәре ачу да, сабыйлар өчен үзәкләр төзү дә бар (бу шулай ук заманча җәмгыять ихтыяҗлары булып чыкты).
‒ Безнең өчен, эшмәкәрләр өчен, бу базарга җиңел керү юлы, чөнки район үзе безне чакыра, димәк, безнең белән кызыксына, һәм монда икътисад үсә бара. Бу безнең өчен зур бәхет, — дип белдерде делегация составындагы бер эшмәкәр.
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы делегациясе һәм бизнес-бергәлек вәкилләренең АМР башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашуыннан тыш, инвестиция мәйданчыкларын карау оештырылды, алар арасында — шәһәр пляжы, янгын каланчасы бинасы, текстиль фабрикасы һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге буш мәдәни мирас объектлары. Визит кысаларында ук хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев