Республика ярдәм фонды банклар банкротлыгыннан зыян күргән 6 меңнән артык кешегә акча түләгән
55 проценты үз акчаларын тулысынча кире кайтарган.
Өч ел эчендә Республика ярдәм фонды банклар банкротлыгыннан зыян күргән 6 меңнән артык физик һәм юридик затка акча түләгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, 55 проценты, үз акчаларын тулысынча кире кайтарган.
Ул Россия өчен Республика ярдәм фонды проектының уникальлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев