Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат
Күренекле татар шагыйренә 71 яшь иде.
Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, бу хакта шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин хәбәр иткән.
“Бүген төнлә абыебыз китеп барды”, – диде Ким Миңнуллин.
Роберт Миңнуллин 72нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште.
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”) газетасын җитәкләгән. 1988-1994 елларда – Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев