Россия Герое Рәсим Баксиков Алабугага эш визиты белән килде
Программа Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашудан башланды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков эш визиты белән Алабуга районына килде.
Программа Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашудан башланды. Аннары хәрби хәрәкәтләр ветераннары, ведомстволар һәм социаль хезмәтләр вәкилләре катнашындагы түгәрәк өстәл артында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
Аннары Рәсим Рәшид улы Танайка авылына юл тотты, анда МХО ветераны Сергей Захаров гаиләсендә кунакта булды. Җылы, дустанә шартларда ул хәрбинең якыннары белән аралашты.
Алга таба кунак «Адымнар — Алабуга» полилингваль комплекста булды. Биредә Рәсим Рәшид улы махсус операциядә катнашучыларның балаларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Ул балаларга нык сәламәтлек, әти-әниләрен һәм укытучыларын хөрмәт итүләрен һәм, әлбәттә, яхшы укуларын теләде.
— Без, олылар, сезнең лаеклы кешеләр булып үсүегезне телибез. Илебез турында кайгырту эстафетасын нәкъ менә сезгә кабул итәргә туры киләчәк. Барлык өлкәләрдә, бигрәк тә тарих буенча белем алырга тырышыгыз. Барыгызга да сәламәтлек, укуда уңышлар, бәхет, тынычлык һәм игелек телим, — дип мөрәҗәгать итте балаларга Рәсим Баксиков.
Шуннан соң кунак Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булды, биредә сугыш хәрәкәтләре ветераннарына эшкә урнашуда ярдәм итәләр. Ул «Барс» яшьләр үзәге һәм Роман Епанешников җитәкчелегендәге «Мы вместе» гуманитар остаханәсе белән танышуга аерым игътибар бирде. Биредә Рәсим Рәшит улы фронт өчен маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, рюкзаклар, флаглар һәм башка бик күп әйберләр ясаучы волонтерлар белән аралашты. Аңа шулай ук «Герой әтисе», «Герой әнисе» һәм «Донбасс — Россия: тарих һәм хәзерге заман» күргәзмәләрен күрсәттеләр.
Визит Хәтер мәйданына МХОда һәлак булганнар мемориалына чәчәкләр салу һәм ирекле халык дружинасы белән очрашу белән тәмамланды. Рәсим Баксиков ассызыклаганча, ирекле халык дружинасын хәрби хәрәкәтләр ветераннары исәбеннән формалаштыру Россиянең барлык төбәкләрендә дә гамәлдә түгел.
— Балаларыбызның һәм Ватаныбызның киләчәге бездән тора. Үз шәһәрегездә һәм районыгызда тәртип саклауга керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Һәм мин сезгә гражданнарның иминлеге сагында торуны сайлаганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, — дип ассызыклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев