Россия рестораторлары һәм шеф-поварлары Алабугада Гастрофорумга җыелачак
17-18 февраль көннәрендә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә (Тынычлык проспекты, 77) «Кунакчыл Алабуга» исемле беренче ГастроФорум узачак.
ГастроФорум ресторан һәм туристлык бизнесы үсешенең актуаль трендларына багышлана. «Кунакчыл Алабуга» спикерлары булып кунакчыллык индустриясенең Россия экспертлары чыгыш ясаячак. Алар форумда катнашучылар белән кече шәһәрләрдә гастрономия һәм туристлык проектлары белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар. Туристлар һәм локаль кунаклар агымын формалаштыру технологияләренә, коммуникация стратегиясен һәм корпоратив мәдәниятне төзүгә һәм үстерүгә аерым басым ясалачак.
«Кунакчыл Алабуга» да катнашырга ресторан һәм отель бизнесы милекчеләрен һәм идарәчеләрен, шеф-поварларны, гастрономик, туристик, вакыйгалы чараларны оештыручыларны чакыралар.
Гастрофорумга алдан теркәлү кирәк. Аны сылтама буенча узарга мөмкин.
Гастрофорум программасы монда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев