Россия Хөкүмәте социаль пенсияләрне 14,75 процентка арттырды
Гражданнарга ярдәм итү — Хөкүмәт эшенең өстенлеге.
1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр узган елда пенсионерларның яшәү минимумы үсү темплары нигезендә 14,75 процентка индексацияләнәчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин ил Хөкүмәтенең шул хактагы карарын имзалады.
Социаль пенсияләрне инвалидлар һәм туендыручысын югалткан кешеләр, шулай ук хезмәт стажы булмаган һәм иминият пенсиясен билгеләү өчен стажы җитмәгән гражданнар ала.
Моннан тыш, 1 апрельдән аерым категория гражданнарны дәүләт пенсиясе белән тәэмин итү күләме 14,75 процентка арта. Сүз түбәндәге категория вәкилләре турында бара:
- чакырылыш буенча хезмәт иткән хәрби хезмәткәрләр,
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар,
- «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә», «Чолганыштагы Севастопольдә яшәүчегә» һәм «Чолганыштагы Сталинградта яшәүчегә» билгеләре белән бүләкләнгән гражданнар,
- очучы-сынаучылар һәм космонавтлар,
- радиация яки техноген һәлакәтләрдән зыян күргән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары.
Гомумән алганда, индексация Россиядә яшәүче 4,2 миллионга якын кешегә кагылачак. РФ Социаль фонды бюджетында моңа 85 миллиард сум чамасы акча каралган.
«Гражданнарга ярдәм итү — Хөкүмәт эшенең өстенлеге. Кешеләргә тиешле акчалар вакытында күчерелсен өчен барысын да эшләүне дәвам итәргә кирәк», — дип билгеләп үтте Михаил Мишустин бүген вице-премьерлар катнашында узган киңәшмәдә.
Гыйнварда россиялеләрнең иминият пенсияләре 7,3 процентка индексацияләнде. Февральдә аларга, 2024 елгы инфляцияне исәпкә алып, 9,5 процентка кадәр өстәмә индексация үткәрелде. Шулай ук картлык буенча пенсия алучыларга гыйнвар өчен өстәмә акча түләнде.
2024 елда россиялеләрнең социаль пенсияләре 7,5 процентка индексацияләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев