Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиядә алты ел эчендә реаль хезмәт хаклары өчтән бер өлешкә арткан

«Работа России» порталында хезмәткәрләрне эшкә урнаштыруга бәйле 108 меңнән артык тәкъдим (хезмәт хакы — 100 меңнән югары) урнаштырылган.

2018 елдан алып россиялеләрнең реаль хезмәт хаклары 33,2 процентка артты, дип белдерде РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков «Россия» күргәзмәсендә оештырылган Илкүләм казанышлар форумында. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә. 

«Шул исәптән 2023 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча реаль хезмәт хакы үсеше 7,6 процент тәшкил итте», — дип искәртте министр.

Аның сүзләренчә, илдә хезмәткә ихтыяҗ структурасы сыйфат ягыннан үзгәреш кичерә. 100 мең сумнан югарырак медиан хакларына бәйле тәкъдимнәр арасында эшче белгечлек вәкилләре өчен билгеләнгәннәренең проценты арта.

Әйтик, хәзерге вакытта автогрейдер, экскаватор, бораулау җайланмалары машинистлары, система аналитиклары, маркшейдерлар, токарьлар, фрезерчылар, шомартучылар һ.б. һөнәр вәкилләренә ихтыяҗ зур. «Боларның барысы да — һөнәри белем бирү өлкәсе белгечләре», — дип сүзен төгәлләде министр.

«Работа России» порталында хезмәткәрләрне эшкә урнаштыруга бәйле 108 меңнән артык тәкъдим (хезмәт хакы — 100 меңнән югары) урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев