Россиядә балаларга тәмәке продукциясе саткан өчен җаваплылыкны кырысландырырга җыеналар
Бу хакта үзенең телеграм-каналында Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин язган.
Россиядә балигъ булмаганнарга тәмәке һәм составында никотин булган продукция, аларны куллану өчен җиһазлар яки җитештерү өчен чимал саткан өчен ике миллион сумга кадәр штраф, шулай ук җинаять җаваплылыгы кертергә планлаштыралар.
Әлеге закон проектларын киләсе атнада караячаклар. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин язган.
«Хокук бозган өлкәннәр хокук бозган өчен җаваплылыкның бөтен дәрәҗәсен, шулай ук җәзаның котылгысыз булуын аңларга тиеш. Балаларны куркыныч продукция кулланудан саклау, аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау мөһим», — дип билгеләде сәясәтче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев