Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Россиядә бүгеннән өч көнлек эш атнасы башланды

5, 6 һәм 7 май — эш көннәре.

Россиядә өч көнлек эш атнасы башланды, дип искәртте РИА Новостига Superjob сервисының юридик практика директоры Александр Южалин.

«2025 елның маенда россиялеләрне ике кыска эш атнасы көтә. Шуның берсе бүген башланды. 5, 6 һәм 7 май — эш көннәре», — диде ул.

Южалин аңлатканча, мондый график шимбәгә туры килгән 4 гыйнвар ялын 2 майга күчерү аркасында килеп чыккан. Моннан тыш, якшәмбедән, 23 февральдән, бәйрәм көне пәнҗешәмбегә, 8 майга күчте.

«Эш бирүчеләр бәйрәм алды эш көннәрен бер сәгатькә кыскартырга тиеш — бу офис хезмәткәрләренә дә, читтән торып яки график буенча эшләүчеләргә дә кагыла. Искәрмәләр — эшкәртү компенсацияләнә торган өзлексез производстволар өчен генә», — дип йомгаклады ул.

Озын яллар аркасында май аенда 18 эш көне һәм 15 ял көне булачак, шуларның икесе — бәйрәм көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев