Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиядә быел алты көнлек эш атнасы бер генә тапкыр булачак

Бу хакта «Работа.ру»ның персонал һәм оештыру үсеше буенча директоры сөйләде.

Россиялеләр өчен быел алты көнлек эш атнасы бер генә тапкыр — 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр булачак. Ял көнен шимбәдән дүшәмбегә, 3 ноябрьгә күчерделәр, дип сөйләде РИА Новостига «Работа.ру»ның персонал һәм оештыру үсеше буенча директоры Юлия Санина.

«2025 елда россиялеләрне бары тик бер алты көнлек эш атнасы көтә: 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр. Шул ук вакытта 1 ноябрьдә эш көне кыска булачак», — диде Санина.

Хөкүмәтнең 2025 елда бәйрәм һәм ял көннәрен раслау турындагы карары нигезендә, ял көне шимбәдән, 1 ноябрьдән, дүшәмбегә, 3 ноябрьгә күчерелде. Шуңа күрә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм яллары 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев