Россиядә чәк-чәк әзерләүгә ГОСТ расланды
Яңа стандарт буенча, классик чәк-чәк таучык формасында һәм киселешендә алтынсу-бал төсендә булырга тиеш.
Россиядә беренче тапкыр традицион чәк-чәк десерты әзерләүгә милли стандарт (ГОСТ) расланды. Росстандарт сайтында бастырылган документ Идел буе һәм Үзәк Азия халыкларының бу популяр тәм-томының рецептурасына, сыйфатына һәм тышкы кыяфәтенә бердәм таләпләр куя.
Яңа стандарт буенча, классик чәк-чәк таучык формасында һәм киселешендә алтынсу-бал төсендә булырга тиеш. Аны әзерләү өчен югары сортлы бодай һәм йомырка гына кулланырга мөмкин, ә сироп өчен — шикәр һәм бал.
ГОСТ шулай ук продуктның консистенциясен, хуш исен, төрү, саклау һәм транспортлау кагыйдәләрен регламентлый. Документ буенча чәк-чәккә чикләвек, коры җиләк-җимеш яки кунжуттан бизәкләр өстәргә рөхсәт ителә, әмма база рецепты үзгәрешсез калырга тиеш.
Стандартны кертү җитештерүчеләр һәм кулинарлар өчен эталон десерт булдыру өчен төгәл ориентир, ә сатып алучылар өчен төргәктә «чәк — чәк» исеме астында сыйфат гарантиясе тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев