Россиядә чакырылыш яшен 30 яшькә кадәр арттыралар
Закон проектын бүген берьюлы икенче һәм өченче укылышларда карарга җыеналар.
Армиягә чакырылыш яшен 18 яшьтән 30 яшькә кадәр арттыралар. Бу хакта Дәүләт Думасы сайтында чыккан хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы закон проектының икенче укылышына төзәтмәләрдә әйтелгән, дип яза «Татар-информ».
«Хәрби хезмәткә чакырылу турындагы карар хәрби хисапта торучы яки тормаучы, әмма хәрби хисапта торырга тиешле һәм запаста булмаган 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-атларга карата кабул ителергә мөмкин», диелгән документта.
«Ведомости»га Дәүләт Думасының оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов сөйләгәнчә, закон проектын бүген берьюлы икенче һәм өченче укылышларда карарга җыеналар.
Аның сүзләренчә, комитет 21 июльдә икенче укылышка кертелгән төзәтмәләрне караганда, чакыру яшен 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булачак дип карар иткән. Шулай итеп, башлангыч чик элеккечә калачак, чөнки «бик күп егетләр нәкъ менә 18 яшьтә хезмәт итәргә тели», диде Картаполов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев