Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиядә COVID-19 белән авыручылар арткан

Соңгы атнада Россия Федерациясендә коронавирус белән авыручы 3781 кеше хастаханәгә озатылган.

Россиядә соңгы атнада коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 30,1 процентка арткан. Бу хакта РИА Новости сайтына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

«Узган атнада 100 мең кешегә яңа коронавирус инфекциясе белән авыру күрсәткече 18,32 тәшкил итте һәм узган атна белән чагыштырганда 30,1 процентка артты. Авыру очраклары Россия Федерациясенең 72 субъектында, шул исәптән уртача алганда, ил буенча 22 төбәктә арткан», — диелә хәбәрдә.

Соңгы атнада Россия Федерациясендә коронавирус белән авыручы 3781 кеше хастаханәгә озатылган, бу узган атна белән чагыштырганда 19,2 процентка күбрәк. Госпитализация саны Россиянең 56 субъектында, шул исәптән 28 төбәктә артты, дип билгеләп үтәләр оператив штабта.

Коронавирус инфекциясеннән савыгучылар саны бер атна эчендә 20 754 булган, бу узган атнага караганда 32 процентка күбрәк. 61 кеше вафат булды, дип төгәллек кертәләр оператив штабта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев