Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Россиядә эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 24 мең сум тәшкил иткән

Пенсияләрне түләү «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Россиядә эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясенең күләме аена 24 мең сумнан аз гына арткан. Бу хакта РИА Новостига Социаль фонд мәгълүматлары буенча билгеле булды.

Тикшеренү күрсәткәнчә, эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 2025 елның 1 апреленә 24 019 сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, ел башында, 1 гыйнварда, бу күрсәткеч 23 758 сум булган.

Искәртик, Фонд мәгълүматларына караганда, илдә пенсионерларның гомуми саны 40,9 млн кешедән артып китә.

Билгеле булганча, Россиядә эшләүче пенсионерларның уртача пенсиясе 21 мең сумнан арткан.

Пенсияләрне түләү «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев