Россиядә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф артырга мөмкин
Мисал өчен, иминлек каешын эләктермәгән өчен штрафны 1 мең сумнан 1,5 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәләр.
Россиядә 2025 елның 1 гыйнварыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар артырга мөмкин.
Мисал өчен, иминлек каешын эләктермәгән өчен штрафны 1 мең сумнан 1,5 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәләр, ә исерек килеш транспорт белән идарә иткәнгә штраф 30 меңнән 45 мең сумга кадәр булачак.
ТАСС хәбәр иткәнчә, штрафны вакытыннан алда түләү шартлары да үзгәрә. Хәзер күпчелек юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта машина йөртүче 20 көн эчендә штрафның яртысын гына түли ала. Үзгәрешләр кабул ителгәннән соң штрафның 75 процентын түләргә кирәк була, әмма ташламалы түләү вакыты бер айга кадәр озайтыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев