Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиядә ЮХИДИ штрафларын тизрәк түләтә башлаячаклар

2023 елда ЮХИДИ тарафыннан 22 миллион штраф салынган/

Суд приставлары федераль хезмәте россиялеләрдән ЮХИДИ линиясе штрафларын түләтүне тизләтү ысулын тапкан: алар төбәкләр буенча таратылмаячак, ә барысы да бер бүлек аша узачак. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәте директоры Дмитрий Аристов хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Аның сүзләренчә, 2023 елда ЮХИДИ тарафыннан 22 миллион штраф салынган — бу хезмәт эшенең өчтән бер өлешен тәшкил итә. Кыенлыгы шунда ки, бу штрафлар, нигездә, 3 мең сумга кадәр, димәк, приставлар бурычлыларның милке белән эшли алмый.

Хәзер приставлар электрон рәвештә ЮХИДИ штрафы өчен карарларның бөтенесен үзәк аппаратка ала һәм башкару өчен территориаль органнарга җибәрә.

«Кредит оешмалары белән безнең тулы бәйләнеш булмаганда моның мәгънәсе бар иде. Хәзер инде 300дән артык кредит оешмасы безнең белән хезмәттәшлек итә, һәм хәзер безгә бу штрафларны территорияләргә җибәрүнең мәгънәсе юк», — диде Аристов бүген журналистларга.

Шуңа күрә яңа Баш төбәкара идарәдә үзәкләштерелгән электрон башкаруның махсуслаштырылган бүлеге барлыкка килде.

«Аның эше гадәти структур бүлекчә эшеннән бернәрсә белән дә аерылмый, бары тик электрон рәвештә чыгарылган штрафларның бөтен күләме аларга киләчәк һәм банклардагы хисаплар турында сорауны алар җибәрәчәк. Һәм акча тапкан очракта, аларны түләтергә җибәрәчәкләр», — диде Аристов.

Узган ел бу бүлек пилот вариантында эшли башлады.

«Әгәр ЮХИДИ штрафларын түләтүнең гомуми нәтиҗәлелеге елына якынча 50 процент тәшкил итсә, ә ике ел эчендә (штраф түләтелергә мөмкин булганда) 75 процент булса, бер ел эчендә генә бу бүлек безгә 84 процент нәтиҗәлелек бирде. Пилот проектта ЮХИДИ штрафлары турында 18 мең карар үтәлде», — дип нәтиҗә ясады суд приставлары федераль хезмәте башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев